Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Норма мәктәбенең үз үсеш ноктасы бар

Районыбызның Норма мәктәбендә шашка-шахмат уенына аеруча зур игьтибар бирелә. Мәктәп 2019 елда “Точка роста-үсеш ноктасы” гранты отты һәм шул проект кысаларында белем йортында шахмат зонасы булдырылды.

Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның әһәмияте – балаларнын интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итү. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хәтта шахматларны мәктәп программасына кертергә дә тәкъдим иткән иде.

Районыбызның Норма мәктәбендә шашка-шахмат уенына аеруча зур игьтибар бирелә. Мәктәп 2019 елда “Точка роста-үсеш ноктасы” гранты отты һәм шул проект кысаларында белем йортында шахмат зонасы булдырылды. Шахмат үткән уку елында 1нче сыйныфларга түгәрәк буларак та кертелә башлады. Шулай ук зуррак сыйныфлар өчен мәктәп базасында спорт мәктәбенең шахмат-шашка түгәрәге эшләп килә.

– Балалар шахмат дәресләрен көтеп алалар, бик теләп уен серләренә өйрәнәләр, мәктәбебезнең шахмат осталары район-районара ярышларда даими катнашып киләләр, призлы урыннар яулыйлар, – ди мәктәп директоры Ләйсән Гатауллина.

Районыбызның башка мәктәпләре дә Норма мәктәбеннән үрнәк алып шахмат спортына игьтибарларын арттырсалар республика күләмендә үткәрелүче ярышларда җиңүчеләребез дә күбрәк булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат