Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нормада янә хоккей (фото).

Норма җирлегенеӊ «башкаласы» Норма авылы бозында атна саен хоккей ярышлары уза.

Менә бүген дә бу җирлектә «Ватанны саклаучылар көне»нә багышлап, Кариле авылы эшмәкәре Газизов Тәлгать иганәчелегендә дүрт команда катнашында ярышлар булып узды.
Алдагы елларда Курмала, Пүскән авылы хоккейчылары осталык ягыннан беренче командаларга караганда кайтышрак уйнасалар, быел хәл уӊайга үзгәргән. Пүскән авылы командасы башкаларны үзләрен ихтирам итеп уйнарлык дәрәҗәгә күтәрелгән.
Моӊа командага менә дигән формалар тектереп, материаль яктан ярдәм итүне үз өстенә алган эшмәкәр Шәрәфетдинов Алмазныӊ өлеше зур. Ә команданы туплап, аныӊ өчен җан атып йөрүче - Пүскән авылы егете Рифкат Хафизов. Менә бу ярышта да өченче урын өчен пүскәнлеләр Курмала авылы командасын 10:2 исәбе белән тар-мар иттеләр.
Ә беренче урында Норма командасы. Алар килгән кунакларны - Бөрбаш авылы егетләрен 5:1 исәбе белән бирелергә мәҗбүр иттеләр.
Тамашачыга иркенләп карарга, тамак ялгап алырга да мөмкинлек тудырганнар - кайнар пылау һәм шашлык һәркемгә җитәрлек. Уеннарны үткәрергә җай тапкан, кубок һәм командаларга саллы призлар биргән Газизов Тәлгатькә зур рәхмәт, дип таралыштылар бу ярыштан катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250