Легендар көрәшчебез Рафис Насыйбуллинның улы Рәмис 35 яшендә көтмәгәндә генә арабыздан китеп барды. Норма урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган егет, Казан университетының юридик факультетын фәкать бишлегә генә бетереп, Татарстан Югары судында эшли иде.
Быелгы ярышлар "Балтач" спорткомплексында аеруча зурлап уздырылды. Ярышларны ачарга килгән дуслары балалар алдында истәлекләре белән дә уртаклаштылар. 2003-2004 елгы укучылар арасында 8 команда көч сынашты. "Безнең баскетбол уеннары өчен дә мондый көннәр килер икән. Бу уеннар баскетбол төрендә зур сикереш ясар дип өметләнәм", - дип үз фикерләре белән уртаклашты Сосна мәктәбе физкультура укытучысы Фәнил Габдрахманов. "Соңгы 25 елда бу безнең беренче тапкыр шушындый бүләкләр белән кайтып китүебез", - дип сөенеште тренерлар. Чыннан да, акчалата бүләкләр, медальләр, кубоклар, статуэткалар белән кайтып киттеләр уенчылар.




Нет комментариев