«Факел» яшүсмерләр клубы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, түгәрәкләргә йөрүчеләр арасында самбо ярышы үткәрде.
Рингка 5-8 һәм 9-14 яшьлек егетләр чыкты. Алар бер-берсенә каршы булган көрәштә остазларыннан өйрәнгән барлык күнекмәләрен дә күрсәтеп, матур гына алымнар белән сөендерделәр. Шулай итеп җиңүчеләр булып - Г. Гафуров, М. Муратшин, Г. Мөхәрлямов, А. Әүхәдиев, М. Гомәров, И. Фәйзрахмановлар танылды. Аларны шушындый уңышка китергән тренерлары Ягъфәр Шәмсемөхәммәтовка киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Нет комментариев