Шәфигуллиннар - Балтачның иң спорт сөючән гаиләсе (+фоторепортаж)
Спорт

Шәфигуллиннар - Балтачның иң спорт сөючән гаиләсе (+фоторепортаж)

Узган атнада "Хыял" яшьләр үзәгендә "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" ярышының финал этабы үтте.

Бәйге һәрбер команданың үзе белән таныштыруыннан башланып китте. Аннан соң исә теннис, шашка, дартс, йөгерү, эстафета кебек ярышларда катнашып, балллар туплап, шулар ярдәмендә ахырдан җиңүче дә билгеләнде.

Финал этабына кадәр әлеге чарада дистәләгән гаиләләр көч сынашып, алар үзара җылы мөнәсәбәт булдырып, гаиләләр дуслыгы, гаиләләр эчендәге бердәмлекне алга сөрде. Чараның максаты да гаиләләрне ярыштыру гына түгел, ә дуслык җепләрен булдыру иде.

Пыжмара авыл җирлегеннән катнашкан Шәфигуллиннар гаиләсе барысына караганда да җитезрәк булып, иң төп бүләкне яуладылар. Алардан азга гына калышып район эчке эшләр бүлегеннән Сибгәтуллиннар гаиләсе икенче урынны алды. Өченче урында район үзәк хастаханәсеннән Салихҗановлар, ә дүртенче урында Кече Лызи авыл җирлегеннән Медведевлар гаиләсе. Барлык командалар да диплом, истәлек бүләкләренә лаек булып, чын күңелдән шатланып һәм сөенешеп өйләренә таралыштылар.

250

Нет комментариев