СМУ микрорайонының үз шугалагы булу  бик уӊайлы
Спорт

СМУ микрорайонының үз шугалагы булу бик уӊайлы

Каенлыкта шугалак ачылганнан бирле җан рәхәте. Бала-чагасы, яше-карты тимераякта шуа, рәхәтләнеп хоккей уйныйлар, һәрдаим бәйрәмнәр оештырыла.

Шугалакны гел карап, чистартып кына торалар.
Әлеге эшкә хезмәте кергән һәркемгә һәм шугалакны төзеткән миһербанлы райондашларыбызга сезнең сайт аша рәхмәт әйтәсем килә. СМУ микрорайоны халкын шугалаклы иткәнегез өчен мең рәхмәт сезгә, эшләрегез һәрчак уң, тормышларыгыз гел мул булсын.
Фото: http://vk.com/arskmedia?z=photo225223602_349630726%2Falbum225223602_00%2Frev

250

Нет комментариев