«Хыял» яшьләр үзәгендә «Әти, әни һәм мин - спортлы гаилә» фестиваленең чираттагы ярышлары үтте.
Иң беренче чиратта гаиләләр үзләре белән таныштырып үтәргә тиеш иде, ә аннан соң инде, өстәл теннисы, дартс, шашка, йөгерү һәм эстафеталарда үз-үзеңне сынап карарга кирәк булды. Кемдер җиңде, кемдер җиңелде, ләкин бу бәйрәм рухын төшерергә сәбәп булмады. Кем әйтмешли җиңү түгел, ә катнашу иң мөһиме. Шулай да финалга әлеге дүрт гаилә арасыннан бары Шәфигуллиннар гына чыга алды, ә аларның көндәшләре инде билгеле. Шулай итеп, 6 апрель көнне районыбызның иң спорт сөючән гаиләсе билгеле булачак.









.jpg)
Нет комментариев