«Балтач» универсаль спорт комплексында 1995-1997нче елгы яшьләр арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге булып узды.
17 командадан катнашкан 53 теннисчы арасында иң оста уенчылар булып түбәндәгеләр танылды: I урынны Балтач һәм Урта Көшкәт мәктәпләреннән Анюта Кириллова һәм Андрей Демьянов, икенчене -Айгөл Ибраһимова (Кенә) һәм Радик Габдуллин (Шеңшеңәр), өченчене -Юля Петро-ва (Урта Көшкәт) һәм Мурат Гыйльмуллин (гимназия) яулады. Җиңүчеләребез район балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең Дипломнары белән бүләкләнделәр.
Нет комментариев