Удмуртия Республикасы өчен чыгыш ясаучы, тумышы буенча Түбән Кама шәһәреннән булган Алина Якимкина бүген Төмән шәһәрендә биатлон буенча Россия Кубогынныӊ бер этапы булган 15 километрлы трассада ярыш вакытында үлә.
21 яшьлек спортчыныӊ ярышлар алдыннан сәламәтлеге әйбәт була, ул бернигә дә зарланмаган. Хокук саклау органнары бу факт буенча тикшерү эшен башлаганнар, дип хәбәр итә Татпресса.ру
Фото: http://m.sovsport.ru/gazeta/article-item/780298
Нет комментариев