Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түнтәр авылы буасында балыкчылар ярышы гөрли (фото).

Бүген, ягъни 22февраль көнне районыбызныӊ балыкчылары Түнтәр авылы буасына җыйналды.

«Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре райондашларыбызга менә дигән бәйрәм оештырдылар, районыбыз балыкчыларын Түнтәр авылы буасына җыйнадылар. Балыкчылар белән бергә җанатарлары да, карарга килүче кунакларда шактый җыелган. Барчасын да бер уртак тема берләштерә, кем, кайда, күпме балык тотуы, нинди маҗараларга очраганнары турында хәтирәләр белән уртаклашалар.
Һәм менә 10 тулып 20 минутта боз өстенә керегә старт бирелде. Барлык балыкчылар боз өстенә юнәлде, бурлары белән бозны тишеп балык тоту эшенә керештеләр. Барчасы да бу эшкә тотынып җитештеме-юкмы, Балтачтан Хисмәтуллин Азат иӊ беренче булып балыкны тартып та чыгарды.
Әйтергә кирәк балык тотучыларныӊ яше дә, географиясе дә киӊ кырлы. Иӊ яшь балыкчылар: Түнтәрдән - Шәрипов Рөстәм - 6 яшь һәм Балтачтан 7 яшьлек Алмаз исемле егет. Ә иӊ олы балыкчы Балтач бистәсеннән Хафизов Марсель абый - 62 яшь.
Старт бирелде, балыкчылар балык тота, халык тамаша кыла тәмле кыймаклар белән кайнар чәйдән авыз итә, шашлык ашап тамак ялгап ала. Әле тагын 2 сәгатькә якын балыкчылар үзләренеӊ уӊышларын сынаячаклар. Бу минутларда инде ярышларныӊ лидерлары да күренә башлады - ул Григорьев Алексей, 20 гә якын балык тотарга өлгерде.
Балыкчыларга уӊышлар теләп калам. Бәйгенеӊ нәтиҗәләрен алга таба яктыртырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250