Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әй, булдыралар да соң...туристларыбыз...

Шушы көннәрдә генә республикабызда бер-бер артлы ике зур ярыш булып узды. Аларның икесен дә берләштергән спорт төре-туризм булды.

Туризм дисәк, безнең Балтач төбәгендә - бигрәктә Субашта аеруча нык алга киткән спорт төрләренең берсе.

Республика мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәге тарафыннан ел да оештырыла торган республика туризм слеты быел 59 нчы мәртәбә уздырылды. Балтач мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Азат Хөснетдинов спортчылары бу юлы да күрелмәгән зур җиңүләр яуладылар. Командабыз быел да беренче.
Бөреле җирлегендә узган бу ярышларда алар бөтен дистанөияләрдә дә беренчелекне берәүгә дә бирмәделәр. Гаять конкурслар программасында гына өченче булдылар. Менә ничек булдырдылар - Илсур Вафин, Ильшат Хәбиев, Ислам Гафурҗанов, Алисә Хөснетдинова кебек укучыларыбыз!
Шушы ук командабыз Казанда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы уздырган "Куркынычсызлык мәктәбе-2014" дип исемләнгән ярышларда да үзләрен фәкать җиңүчеләр итеп күрсәттеләр. "Янгын эстафетасында", "Конкурслар программасында", "Каршылыклар полосасында" - беренче, "Төрле ситуацияләрдән исән чыгу маршрутында" - өченче булдылар.

Гомуми зачетта командабыз өченче булды. Афәрин кызлар-егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250