Яңгуллылар скандинавиячә сәяхәттә
Спорт

Яңгуллылар скандинавиячә сәяхәттә

Авылыбызның бер төркем өлкәннәре скандинавия йөрешендә катнаштык.

Җирлек башлыгының тәкъдиме ,"Ак калфак" оешмасының оештыруы белән, авылыбызның бер төркем өлкәннәре скандинавия йөрешендә катнаштык. Рәхәтләнеп һава сулап йөрдек, тирә-ягыбызның матурлыгына сокландык. Китапханәдә сәламәт яшәү рәвеше турында обзор үткәрдек, тәмләп чәй эчтек. Сәяхәтебезне кабат дәвам иттек. Яңадан да чыгабыз дип рухланып кайттык. Арабызда 60-65-70-80 яшьлекләр дә бар иде. Ә чынлыкта барыбыз да бер яшьтә кебек идек.

Сәлимә Габделхакова
Яңгул авылы


Яңгул авылы скандинавиячә сәяхәт

Нет комментариев