Бүген, алдан хәбәр иткәнчә, Кара күлдә инвалидлар арасында туризм буенча Татарстан беренчелеге ярышлары башланды. Иртәнге ашны ашаганнан соң булган вакыйга күпләрне тетрәндерде.
Саба районы командасыннан 51 яшьлек ир-егет, ярышлар башланганчы ук вафат булган. Табиблар кичекмәстән беренче ярдәмне күрсәтүгә карамастан, аның гомерен саклап кала алмыйлар. Ул I группа инвалид, коляскада гына йөргән, Сабадагы интернатта яшәгән. Беренче фаразлар буенча, фаҗиганең сәбәбе - кан юлларындагы тромбның кузгалуы.
Бу вакыйга бик авыр булса да, ярышлар дәвам итә.
Нет комментариев