36 градуслы эсселек Татарстаннан атна уртасына китәчәк
Чәршәмбе көнне, 29 июльдә, көндез һава +24...+29 градуска кадәр җылыначак
Атна башында аномаль эсселек һәм яшен уртача һава торышына урын бирәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Дүшәмбе, 27 июльдә, көндез һава +36 градуска кадәр җылыначак, урыны белән боз явачак, җил тизлеге 20 м/с ка җитәчәк. Төнлә температура +20+ + 25 градуска кадәр төшәчәк.
Сишәмбе, 28 июльдә, температура +25+ + 30 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем сакланачак, төнлә +17...+22 градуска кадәр суытачак. Кыска вакыт эчендә җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе ихтимал.
Чәршәмбе көнне, 29 июльдә, көндез һава +24...+29 градуска кадәр җылыначак. Яшенле яңгыр да булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары +17+ + 22 кадәр төшәчәк.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев