Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Акчага символ сайлауның икенче этабына күчтек

Россия Үзәк банкы игълан иткән 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда сурәтләнәчәк символларны сайлау буенча бәйгенең 5 августтан икенче этабы башланды һәм ул 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

Бу вакыт аралыгында Россиянең "Иҗтимагый фикер" фонды халыкара сораштыру үткәрә.Сораштыру илебезнең 200 торак пунктында 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында узачак. 6 мең кеше катнашкан чара нәтиҗәләре буенча иң популяр 10 шәһәр һәм алардагы 20 истәлекле урын сайлап алыначак.

Яңа акчаларда сурәтләнү хокукын яулаган җиңүче-символлар 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында үтәчәк тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнергә тиеш. Ул вакытта "Твоя Россия.рф" сайтында, я федераль басмалардагы анкеталарны тутырып тавыш биреп булачак. Бәйгенең беренче этабында, Татарстан буенча, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, КФУ бинасы иң күп тавыш җыйды.
Фото: sntat.ru
erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B