25 октябрьдә Иске Салавыч мәдәният йортында Айрат Зыятдинов истәлегенә багышланган армспорт буенча район ярышлары үткәрелә.
Теркәлү сәгать 9га кадәр. Ярышлар 9.30 сәгатьтә башлана. Ир-егетләр 60, 70, 80 һәм 80 килограммнан югары, хатын-кызлар 55, 65, 75 һәм 75 килограммнан югары үлчәү авырлыгында уң һәм сул кул белән көрәшәчәк. Ярышларга 17дән югары яшьтәге райондашлар чакырыла.
Фото: http://www.e-crimea.info
Нет комментариев