Балалар Сабан туеның баш батырын скутер көтә
Төрлесе

Балалар Сабан туеның баш батырын скутер көтә

26 июльдә Бөрбаш авылында мөселман балалары Сабан туе үтәчәге турында хәбәр иткән идек инде. Бөрбашта мөселман балалары Сабан туен уздыру матур гадәткә әйләнде.

Быел ул сигезенче тапкыр үткәрелә. Сабантуена елның-елында бик күп кунаклар кайта. Мөселман гаиләләре Башкортстан, Чувашия, Мари Эл Республикаларыннан, Ульян шәһәреннән һәм башка төбәкләрдән киләләр.
Сабантуйда балалар өчен төрле-төрле уеннар, ярышлар оештырыла. Дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла. Баш батырны исә скутер көтә.

250

Нет комментариев