Шаһитлар, әнисе сабыйның гәүдәсенә якын да килмәде, ди...
Исегезгә төшерәбез: бала 15 июльдә гаиләсе белән ял иткән вакытта югалган иде. Ата-аналар көтмәгәндә күздән югалган сабыйны карамаган.
Гаилә Чишмә районының Черниговка авылыннан ерак түгел Дим елгасы буенда ял итә. Малайның гәүдәсе ял итү урыныннан 5 чакрым ераклыкта табылган. Аны коткаручылар судан тартып чыгарган. Бу хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Гаиләгә якын булган кешеләрнең хәбәрләренә караганда, ата-ана эчкән, шуңа күрә башта баланың югалуын сизмәгән. Сабыйның әнисе үзен сәер тоткан — эзләүләрдә катнашмаган, югалган көнне йокларга өенә кайтып киткән. Аның калган балаларын опека органнары тартып алган, дип яза Кызыл таң.
Шаһитлар, әнисе сабыйның гәүдәсенә якын да килмәде, ди...
Фото: bashnews.ru
Автор: Резеда Галикәева
Нет комментариев