Каникулның бер көнендә без - "МДСУ-1" оешмасы хезмәткәрләренең балалары Казанга экскурсиягә бардык.
Казан шәһәренең матур урыннарында булдык. "Әкият" курчак театры янындагы боздан ясалган сыннарны күреп сокландык. "Малыш и Карлсон на льду" тамашасын карадык. "Сөләйман " кафесында сыйланып, кайтыр юлга чыктык. Безнең кышкы ялыбыз сагынып искә алырлык, шушындый матур вакыйга белән истә калды. Әйтергә кирәк әлеге чара елдан-ел киң масштаб ала. Моның өчен Рәшит абый Ильясовка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә мондый сәяхәтләр булыр дигән өметтә калабыз.
Зилә һәм Илшат Вәлиевлар,
Балтач бистәсе.
Нет комментариев