Балтач өлкәннәренә бушлай юридик ярдәм күрсәтелде (фото)
Төрлесе

Балтач өлкәннәренә бушлай юридик ярдәм күрсәтелде (фото)

7 октябрь көнне, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтелде.

Район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Раил Мостафин һәм Балтач шәһәр җирлеге юристы Ранил Гыйльванов "Наз" үзәгенең юрист консультанты Нияз Әсхәтов белән берлектә халыкны кабул итте. Барлыгы 11 райондашыбызга юридик ярдәм күрсәтелгән. Мөрәҗәгатьләр арасында мирасны рәсмиләштерү, суд карары өстеннән шикаять бирү, ир-белән хатынның үзара милек бүлү тәртибе кебек сораулар булган.

250

Нет комментариев