19 сентябрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә район китапханәчеләре семинары уздырылды.
Эшлекле очрашу барышында, районда «Экстремизмга - юк» айлыгы барган көннәрдә китапханәләрдә уздырылган чаралар, алда торган бурычлар хакында сөйләнде. Район күләмендә үткәрелгән бәйгеләргә йомгак ясалды, «Алтын көз-2014» бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды. Семинарның практик өлешендә авыл китапханәләренә «Вместе против экстремизма и терроризма» исемендә буклетлар таратылды.
Балтач үзәк китапханәсе
Нет комментариев