Балтачта 600 төп агач утыртылган
Төрлесе

Балтачта 600 төп агач утыртылган

Балтач мәктәбе укучылары шушы көннәрдә 600 төп нарат утырттылар.

Республикабызда, шул исәптән районыбызда да язын-көзен агач утырту матур гадәткә керде һәм елдан-ел киңрәк колач ала бара.

Балтач урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары "Балтач" дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә иң элек урман кырын чүп-чардан чистартты, алар көче белән бер бер машина чүп түгелде. Аннан соң 600 төп нарат утырттылар.

- Укучыларыбызның мондый чараларда катнашуы табигатебезгә сакчыл караш тәрбияләүдән тыш, хезмәт тәрбиясенә дә өйрәтә, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова.

250

Нет комментариев