Узган атнада Кече Лызи мәктәбендә гражданлык оборонасы буенча тренировкалар үткәрелде.
Анда һәрбер мәктәп директоры һәм әлеге юнәлештә эш алып баручы укытучы катнашты. Район гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре әлеге тренировкалар барышында һәрбер этапның ничек эшләвен онлайн режимда Казанга җиткереп тордылар. Эшләрнең оешкан төстә башкарылуы оештыручыларның һөнәри осталыкларын күрсәтеп, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта безнекеләрнең әзер булуларын раслады.
Нет комментариев