Балтачта өлкәннәр дә «Көйне таны» уенын үз итте (фото)
Төрлесе

Балтачта өлкәннәр дә «Көйне таны» уенын үз итте (фото)

«Хыял» яшьләр үзәге «Наз»да ял итүче өлкәннәр арасында «Угадай мелодию» уенын үткәрделәр. Әлеге чараның төп максаты - ял итүчеләрнең көнен онытылмаслык итеп уздырып, кәефләрен тагын да күтәрү иде.

Экранда биш командага бүленгән 30 катнашучыга 50 җыр көе тәкъдим ителде. Уен бик кызык һәм күңелләргә кереп калырлык итеп оештырылган иде. Катнашучыларның яше өлкән булуга карамастан, алар музыка өлкәсендәге белемнәрен бик оста күрсәтә белделәр. Олылар әлеге уенны үз итеп, бик канәгать калдылар һәм оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр.

Кискен һәм шул ук вакытта шаян-көлкеле уен нәтиҗәсендә «Наз» командасы җиңү яулады. Икенче урында «Дуслык», өчтә - «Картлык-шатлык», дүрттә - «Кояш» командалары. Һәрбер командага «Хыял»ның истәлекле бүләкләре һәм дипломнары тапшырылды.

250

Нет комментариев