Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Балтачта тротуарлар тәртиптә булачак", дип ышандырдылар

Һава торышының кисәк үзгәрүе аркасында юлларда хәрәкәт итү бермә-бер кыенлашты. Бигрәк тә җәяүлеләр тилмерә. Тротуарларда һәм сукмакларда бозлавык, каткан кар өемнәре дә хасил булды. Шул сәбәпле райондашларыбыз арасында моң-зар белдерүчеләр бар.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова:
«Балтач бистәсе үзәгендәге юлларның төзеклеген һәм читалыгын тәэмин итеп тору МДСУ-1 оешмасына йөкләнгән. Тротуарларлар чистарту өчен әлеге оешмада кечкенә махсус тракторлар бар. Бу техника ярдәмендә тар юллар чистартыла. Соңгы көннәрдә юлларга һәм тротуарларга бозлавыкка каршы тоз һәм ком катнашмалары сибелде. Бу эш көн дә башкарылып тора. Һава торышының болай кискен үзгәрүе, явым-төшемнең күп булуы аркасында, җәяүлеләр йөри торган юлларның барысын да берьюлы чистартып бетерергә өлгерә алмадык. Шушы көннәрдә тротуарларны тәртипкә китереп бетерү бурычы куелды», дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250