Алдагы елларда умартачылар үзләре җитештергән продуктларын сата алмый интегә иде. Быел районның товар җитештерүчеләре яңа уңыш татлы продуктын тулысынча саткан.
Узган елгы бал Казанда август-сентябрьдә узган ярминкәләрдә сатылган. Шулай ук ТР агросәнәгать комплексының эре сәүдә предприятиесендә махсус оештырылган бал сәүдәсе рәтләре дә продукцияне сатарга ярдәм иткән. Продукция бәясен төшерү дә сатуны тизләткән, дип яза татар информ.
Фото: https://www.avito.ru/kazan/produkty_pitaniya
Нет комментариев