"14 май - агач утырту көне. Без дистә ел элек Балтачта яңа йорт салып яши башладык. Ел саен шушы көнне бакчабызда берәр төп кенә булса да агач утыртуны традициягә керттек.
Май аена аяк басуга "Быел нинди агач утыртыйк икән?..." дип уйлаша башлыйбыз. Үткән ел кура-карлыганнарны яңарткан идек. Быел Мари якларыннан алып кайтып, берәр төп груша белән алмагач, ике төп чия утырттык. Өй яныбыз елдан-ел матурлана, гөлбакчага әверелә бара. Ә бакча башына көздән миләш, шомырт утыртып калдырдык. Хәтта шомыртыбыз быел ак чәчәккә күмелде. Шуларны күреп сөенеп гомер итәбез. Ир кешегә агач утыртырга, йорт салырга, бала үстерегә дигәннәрме әле. Аллага шөкер, барысын да эшләргә өлгерәбез", дип хәбәр итте бистәдә гомер итүче Фәнис әфәнде.
Фото: tinaword
Нет комментариев