Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Барып җиттек, хәзер безгә люцерна ашарга кушалар

Кеше үзенеӊ сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, яшь калу өчен хәзер нинди генә юлларга бармый. Төрле галимнәр, диетологлар күп санлы тикшеренүләр алып баралар, төрле тәкъдимнәр ясыйлар.

Менә шуларныӊ берсе кешеләргә туклану өчен люцерна кулланырга тәкъдим итәләр. Алар фикеренчә, люцерна - төрле витамин һәм микроэлементлар тупланмасы икән. Аны көндәлек куллана торган азык-төлеккә кушылма итеп файдалансаӊ, ул организмны ныгыта һәм төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра дип аӊлаталар.
Люцернаны :
• аппетитны яхшырту өчен;
• йөрәк-кан тамыр системасын ныгыту;
• ашказаны-эчәк трактыныӊ эшен җайга салу;
• канда холестерин һәм шикәр микъдарын киметү;
• организмда сидек кислотасын киметү;
• ашказаны согын нейтральләштерү;
• организмны төрле калдыклардан арындыру өчен кулланалар икән.
Менә шулай җәмәгать! Бу арада терлекләргә яшел люцерна чабып бирә идем, үземә дә кулланып карарга кирәк булыр. Әмма кеше генә күрмәсен, югыйсә, моныӊ башы киткән, яшел печән ашый башлаган, дип сүз таратырга да мөмкиннәр.

Ә люцернаныӊ файдасы турында econet.ру сайты хәбәр итә



erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B