Республиканың басу-кырларында кимерүче җәнлекләр нык үрчегән. Белгечләр моның сәбәбен туфракны өстән-өстән генә эшкәртүдә һәм чәчү әйләнеше сакланмауда күрәләр. Тычканнар безнең район басуларында да күп икән.
Кимерүчеләрнең тычкан бизгәге һәм башка куркыныч йогышлы чирләр таратуын искә алсаң, хәлнең шактый куркыныч икәнен чамаларга була. Шуңа күрә «Россельхозцентр»ның республика филиалы белгечләре басуларга тычканнар өчен агу куярга вакыт җитте диләр. Алар фикеренчә, әлеге җәнлекләр санын бары тик шул юл белән генә киметергә мөмкин.
Нет комментариев