Көндез республикада 25 градуска кадәр җылы булачак.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, кайбер урыннарда яшен булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Моннан тыш, яшен вакытында көньяк-көнбатыштан җилнең 15-18 м/с кадәр көчәю ихтималы да бар.
Көндез республикада һава температурасы 20дән 25 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Төбәкнең төньяк-көнчыгышында җылылык, иң салкыны көньяк-көнбатышта булачак.
Фото: pixabay.com/ru
Нет комментариев