Әбиләр чуагы ахырына якынлашамы
Төрлесе

Әбиләр чуагы ахырына якынлашамы

Элегрәк бәрәңгене сентябрь уртасы, әбиләр әйтмешли, «Симән көннән» соӊ, хәтерем ялгышмаса, 14 сентябрьдән соӊ гына казый башлый идек.

Бары Салавыч яклары бәрәңгеләрен сентябрь башында казып алалар, дип истә калган. Хәзер инде хәл үзгәрде, әбиләр чуагы дип, сөйли торган җылы, матур көннәр иртәрәк була башлады бугай.

Бүгенге көндә әллә үзебез үзгәрдек, әллә табигать холыксызландымы, вакыт ашыгамы, сентябрь башындагы матур аяз көннәрне дә әбиләр чуагы дип атыйбыз. Хезмәттәшләрем дә, кемдер урамда әбиләр чуагы дисә, кемдер аңа әле иртәрәк ди.

Ничек кенә булмасын, 26 сентябрьдән соӊ һава бозылырга мөмкин, озак яӊгырлар башланырга мөмкин, дигән хәбәр интернет челтәрләренеӊ күбесендә бар.

250

Нет комментариев