Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәрәңгене корт басса

Әрем белән агач көле кушылмасын колорадо коңгызлары үз итми, диләр. 150-200 г яңа өзеп алынган әремне, 1 стакан агач көле, бер чиләк су салып, 2-3 сәгать төнәтергә кирәк. Шуннан соң бу катнашманы бәрәңгегә сибәргә дә була.

Ачы борыч төнәтмәсе дә бакчачылар арасында популяр. Ул болай әзерләнә: башта 100 г борычны 10 л суга салып кайнатырга. 2 сәгатьтән соң әлеге кушылмага сабын салып, бәрәңге сабакларына сибәргә. Борычның карасын да, кызылын да кулланырга мөмкин.

Сарымсак - корткычларны куркытучы үсемлек булып санала. Аны бәрәңге арасына утырту колорадо коңгызын куркыта, диләр.

Химик чаралар халык ысулларыннан күпкә нәтиҗәлерәк. Хәзер сатуда нинди генә агу препараты юк. Шулай да, "Престиж" маркалысы шактый сыналган, бакчачылар да аннан канәгать. Бу марка соң өлгерә торган бәрәңге сортларына туры килә. "Престиж"дан кала, сатып алучыларга "Банкол" (корткычның үзәк нерв системасына зыян сала бу препарат 85-100% нәтиҗә бирә), "Регент" (нәтиҗәсе 4 атнага кадәр, личинкаларны да, корткычның үзен дә юк итә), "Актара" (2-3 атнага кадәр саклый, 15-60 минут эчендә корткычны үтерә), "Корадо" (яңгырда да, эссе дә нәтиҗәле, агулауның 3нче көненә коңгызны тулысынча үтерә, 3-4 атна үз көчен югалтмый), "Командор" (шулай ук 3-4 атнага кадәр үз көчен саклый, корткычның үзәк нерв системасын зарарлый).
Фото: glavnaya
erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B