Яңа бәяләр карар рәсми басылып чыккан вакыттан алып 2026 елның 31 декабренә кадәр үз көченә керә
Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты Яр Чаллыдан Соколкага елга судносында бару өчен яңа максималь бәяләрне расларга җыена. Тиешле документ коррупциягә каршы экспертиза уза.
Әйтик, Яр Чаллыдан Вишневкага бару өчен олыга — 91 сум, балага 45,5 сум түләргә туры киләчәк. Соколкага бару бәясе өлкәннәр өчен – 253 сум, балалар өчен 126,5 сум тәшкил итәчәк, бу ике тапкырга түбәнрәк.
Яңа бәяләр карар рәсми басылып чыккан вакыттан алып 2026 елның 31 декабренә кадәр үз көченә керә.
Вечерняя Казань
Нет комментариев