Ут-күзнең тәмәке төпчегеннән чыккан булуы фаразлана
18 февраль көнне, көндезге сәгатьләрдә, Чутай авылында шәхси йортта янгын чыккан.
Янгын фаҗигале төстә төгәлләнгән-1951 елгы гражданинның үлеме теркәлгән. Ут-күзнең тәмәке төпчегеннән чыккан булуы фаразлана.Тикшерү бара.
Янгын сакчыллыгы хезмәткәрләре сак булырга чакыра, өйдәге электр приборларына һәрчак игътибарлы булу сорала, тәмәке төпчекләрен теләсә-кая атарга ярамый, мичләр, аеруча да мунча мичләренең һәрчак күзәтүдә булуы шарт.
Бәйрәмнәрдә бигрәк тә сак булыйк.
Нет комментариев