Доргада «кызыл әтәч» мунча белән гаражны юк итте (фото)
Төрлесе

Доргада «кызыл әтәч» мунча белән гаражны юк итте (фото)

Бүген район янгын сүндерү бүлегенә 14 сәгать 20 минутта Дорга авылында янгын чыгу турында хәбәр керә.

Авылның Зеленая урамы беренче йортта яшәүче Михаил Семеновның мунча белән гаражын ут камап ала, алар икесе бер түбә астында урнашкан була. Ярдәмгә иң беренче «Активист» хуҗалыгы килә. Шулай ук «Якты юл» җәмгыяте, Чепья һәм Балтач янгын сүндерү бүлекләре дә зур оперативлык күрсәтә.
Янгын нәтиҗәсендә мунча белән гараж янып бетә.

250

Нет комментариев