Төрлесе
Елмаеп алыйк әле …
Кичке якта сәрхүшләнеп кайткан ир йокыга тала. Тормыш иптәше, ул йоклаган арада бүлмәләрнеӊ пәрдәләрен алыштырып, икенчеләрен кора.
Иртәнге якта, йокысы туеп уянган ир-ат тиз генә сикереп тора да, ашык-пошык киенә башлый. Йокы аралаш хәләл җефете: «Кая барасыӊ инде таӊ тишегеннән?», - дип сорауына төксе генә: «Тик кенә ят, минем монда йоклаганны хатын белсә, Син дә беттеӊ, мин дә беттем», дип җавап кайтарган.
* * *
Аптекада витрина янында сөмсере коелган яшь егет басып тора. Аптекарь ханым, җайлап кына:
- «Сезгә саклану чарасы кирәк идеме?» - дип сорый.
Егет кеше, уйчан гына: «Хәзер инде соӊ, миӊа 1 яшькә кадәр бала өчен кишер согы һәм подгузник кирәк».
* * *
- Мин бүген 50 сум акча таптым!
- Ә кайда соӊ ул?
- Мин аны ташладым.
- Нәрсәгә?
- Ялган акча булганга, ул 50леккә яӊадан 2 ноль өстәгәннәр һәм кызылга буяганнар иде!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев