«Факел» клубында “Безнең кече туганнарыбыз” («Братья наши меньшие») дигән чара узды.
4 декабрь көнне «Факел» клубында “Безнең кече туганнарыбыз” («Братья наши меньшие») дигән чара узды.

Чара барышында педагог-оештыручы клубка йөрүче балаларга кече туганнарыбыз булган этләр, песиләргә игътибарлы һәм ихтирамлы булырга кирәклеге хакында сөйләде. Аннан соң балалар викторинада катнашты. Соңыннан Самат Мөхәммәтҗанов йорт җәнлекләрен ничек тәрбияләү хакында сөйләде, дип хәбәр итәләр “Факел” клубыннан.

Нет комментариев