Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Факел»лылар сугыш ветеранына ярдәмгә килде

Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз саны елдан-ел кими бара. Шуңа да исән чакларында кадерләрен белеп, көчебездән килгәнчә ярдәм итсәк иде.

«Язгы изгелек атнасы» кысаларында «Факел» клубы хезмәткәрләре һәм түгәрәккә йөрүче балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллинга йорт эшләрен башкарырга ярдәм итеп, ишегалдын җыештырып, әле эрергә өлгермәгән карларын тараттылар.
Шулай ук балалар ветеранга үз куллары белән ясаган панно бүләк итеп, Мансур Хисмәтовичны бик сөендерделәр. Үз чиратында ветеран балаларга үзенең медаль, грамоталарын күрсәтеп, тормыш юлы һәм сугышта кичергән михнәтләре турында сөйләде. Әлеге очрашу балалар өчен бик файдалы булды, чөнки 91 яшьлек ветеран күңел күтәренкелеге, яхшы күңелле булуы белән кәефләрне күтәреп, әле озак вакытларга җитәрлек позитив белән баетып кайтарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: