Кырларны, урамнарны кардан әрчеп, кояш нурлары һәм йөгерек гөрләвекләр белән уйнашып яз килә. Җылы яктан, сайрар кошларыбыз арасыннан беренче булып кайтучы, сыерчыклар килергә дә санаулы көннәр калып бара.
Балтач гимназиясе укучылары да аларны түземсезлек белән көтә. Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында оештырылган чаралары кысаларында "Өй бүләк ит" акциясе дәвам итте. Чараны Россия укучылары хәрәкәте активистлары һәм биология укытучысы Җәләлова Алсу Икрам кызы оештырды. Экологик материал белән бизәлгән бу ояларны кошкайлар үз итәрләр дигән өметтә калабыз. Ояларны ясап алып килгән укучыларга, булышкан әти-әниләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Килегез сыерчыклар! Түрдән узыгыз!
Нет комментариев