Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гомерлек сабак

Районыбыз гәҗитеннән укый-яза башлаганнан бирле аерылган юк. Аның аша республикадагы атна вакыйгаларын, район хәлләрен белеп торабыз. Шулай ук гәҗит битләрендә спорт яңалыклары, дини мәсьәләләр, мәгариф, мәдәният турында язмалар даими яктыртылып бара.

Өстәвенә котлаулар аша якташларыбызның туган көннәрен, үлем-китемнәрне һәм башка әһәмиятле мәгълүматлар алабыз. "Хезмәт"тән башка бер гәҗит тә безнең төбәк турында белешмәләрне тулы күләмдә яктырта алмый.
"Хезмәт"нең яңа санын кулга алган саен, иң беренче шактый еллар элек эшләп киткән колхозым - "Алга" хәлләре белән кызыксынам, уңышларына сөенәм. Аннан соң туган авылым Яңгул, таныш-белешләрнең язмаларын эзлим.
Даими язылып барам дидем дә, уйга калдым. Бер елны "Хезмәт"сез кала язганбыз икән, шул вакыйга искә төште. Хәл болай булды: урамда бер танышым очрап "Хезмәт"тә басылган шигыренә карата фикеремне беләсе итте. Ул елны хатыным миңа, мин аңа ышанып гәҗитләргә язылмый калган идек. Әлеге вакыйгадан соң хакимият башлыгы Марат Әхмәтовта җитди сөйләшү булды. Аның беренче соравын бүгенгедәй хәтерлим:
- Син үзеңне район патриоты дип саныйсыңмы?
- Гомер буе шушы төбәктә яшәп хезмәт куйгач, патриот буламдыр инде, - дидем, башлыкның тел төбен аңлап җиткермичә.
- Сине район хәлләре кызыксындырмый икән, хәтта үзебездә чыга торган җирле матбугатка да язылмагансың, - дип, 15-20 минутлап эссе табага бастырып мораль укыды.
Соңыннан почта начальнигы Дамир Салиховка чылтыратып, гәҗиткә язылырга мөмкинлек сорады. Шул вакыйга миңа гомерлек сабак булды. Ел саен берничә гәҗиткә язылмый калганым юк, шул исәптән "Хезмәт"кә дә.
Соңгы вакытта гәҗитебезгә яңа рубрикалар өстәлде, кыска, ләкин отышлырак материалларның ешрак күренүе сөенечле.
Район халкын борчыган җитешсезлекләр турындагы язмаларга күбрәк урын бирелеп, аларның үтәлеше контрольгә алынып, яктыртылып барылса, тагын да күркәмрәк булыр иде дип саныйм.
Ничек кенә булмасын "Хезмәт" гәҗитен һәр гаилә алдырырга һәм танышып барырга тиеш.
Фәләхетдин ГӘРӘФЕТДИНОВ,
хезмәт ветераны,
Балтач бистәсе

erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B