Төрлесе

Июнь уртасы гадәттәгечәдән эссерәк булачак

Бүген, 12 июньдә, синоптиклар яңадан яңгыр, боз һәм көчле җил вәгъдә итә

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада июньнең икенче ункөнлегендә (11–20 июнь) һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечтән 1 градуска югары күтәреләчәк, дип яза «Татар-информ».

Бу чорда климатик норма: Татарстан буенча – 18,3 градус, Казан өчен – 18,0 градус.

Көтелгәнчә, әлеге ункөнлектә уртача температура республикада 19,3 градуска, башкалабызда 19,0 градуска кадәр җитәчәк.

Бүген, 12 июньдә, синоптиклар яңадан яңгыр, боз һәм көчле җил вәгъдә итә.

 


Нет комментариев