Иртәгә Казанда «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләклиләр - номинантлар арасында без дә бар.
Татарстан Матбугаты көне алдыннан, 18 майда, Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәге концерт залында республиканың журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXI «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.
“Республика, шәһәр, районның иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары” номинациясендә җиэүгә өмет итүче ”Якты юл” газетасы (Тукай районы), ”Ялкын” журналы, ”Сарман” газетасы, ”Әгерҗе хәбәрләре” газетасы, ”Народная газета Васильево” газетасы (Яшел Үзән районы), ”Авыл утлары” газетасы (Мөслим районы), ”Аргументы и Факты Регион” газетасы, ”Лениногорские вести” газетасы янәшәсендә без дә, ”Хезмәт”леләр дә бар.
Бәхет безгә елмаермы, вакыт күрсәтер.
Нет комментариев