Кичә кичен Арча якларыннан кап-кара булып яшенле яңгыр килде. Синоптиклар алдагы көнне үк көчле яшенле яңгыр булачак, җил көчәячәк дип кисәткән иде. Бик куркыныч булып килсә дә, хәере белән генә явып киткән үзе.
Балтачта мулдан яуды, яшене көчле булмады, диләр. Иң яманы Арчага эләккәндер инде дип кайгыручылар булды, ләкин анда яшәүчеләр күк күкрәп, яшенләп йөрде, ләкин яңгыры аз гына явып китте, диләр. Түнтәр яклары да яшен куркырлык булмады, ди. Югары Ушмада да тыныч кына, утырып явып үткән. Нормада да җилләп, суытып алды да, мулдан гына коеп үтте. Көшкәтбашта да бик әйбәт яуган, яшен зыян салмаган.
Дөньяны караңгылыкка күмеп, өркетеп килгән яңгырның хәвеф-хәтәрсез генә явып үтүе куандыра. Моннан соң да җәйге, җылы, тыныч яуган яңгырлар гына сөендерсен.
Нет комментариев