Кыздыруын-кыздыра,  тик иртәгә боз явар дип фаразлый синоптиклар
Төрлесе

Кыздыруын-кыздыра, тик иртәгә боз явар дип фаразлый синоптиклар

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, бүген 10нчы июльдә республика буенча урыны белән төнлә һәм көндез яшен көтелә, шулай ук иртән һәм көндез көньяк-көнбатыштан 15-18 м/с тизлектә җил, көндез яшен вакытында җилнең тизлеге 18-23 м/с ка кадәр артырга мөмкин.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.Төнлә температура 20 градус җылы тәшкил итә, көндез 33 градуска кадәр җылытачак.

Иртәгә - 11нче июльдә иртән һәм көндез көньяк-көнбатыштан 15 м/с тизлектә җил, көндез яшен вакытында җилнең тизлеге 20 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә температура 17-20 градус җылы тәшкил итсә, көндез - 29-32.

11нче июль төнендә Татарстанның күпчелек районнарында яшенле яңгыр, боз яварга мөмкин. 15-23 м/с тизлектә җил. Температура 15-20 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Фото: http://o1.ua/news/beregites-sinyakov-sinoptiki-obeschayut.html

250

Нет комментариев