Күптән түгел безнең Алан балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә әти-әниләр белән берлектә «Көз могҗизалары» исемле гадәти булмаган яшелчәләр күргәзмәсе узды.
Балалар төрле формадагы әкият геройларына, төрле уенчыкларга, предметларга охшаган яшелчәләр алып килделәр. Әлбәттә, аларга әти-әниләре дә булышкан. Күргәзмәдәге яшелчәләрне күреп, үзебез дә шаккаттык. Икеаяклы кишер, шәмәхә суган, тагын әллә ниләр бар. Бер генә әти-әни дә читтә калмады. Ә балалар күргәзмәдәге яшелчәләрне, әкият геройларына да охшаттылар. Күргәзмә җанлы һәм күңелле узды. Балалар яшелчәләр белән сурәткә дә төштеләр.
Гөлчәчәк ГАБИДУЛЛИНА Алан балалар бакчасы
Нет комментариев