Метеорологлар Татарстанда яшәүчеләргә җылы һәм коры сентябрь вәгъдә итте
Төрлесе

Метеорологлар Татарстанда яшәүчеләргә җылы һәм коры сентябрь вәгъдә итте

Явым-төшем күләме климатик нормадан азрак булыр дип фаразлана.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең айлык фаразыннан күренгәнчә, Татарстанда көзнең беренче ае гадәттәгедән корырак һәм җылырак булачак.

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, сентябрь аенда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак.

Үз чиратында, явым-төшем күләме климатик нормадан азрак булыр дип фаразлана. Гадәттә, сентябрьдә ТР башкаласында — 50, ә республикада 48 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә.

Чыганак


һава торышы

Нет комментариев