Мәгъсүма апа өе – гөлләр иле
Төрлесе

Мәгъсүма апа өе – гөлләр иле

Балтач бистәсенең Муса Җәлил урамында яшәүче Мәгъсүмә һәм дә аның кызы Гөлшаһидә апа өенә килеп кергәч хәйран калдым, андагы гөл!!! Тәрәз төбе дә тулы, идәннәрдә дә чүлмәк, махсус куйгычларда да гөлләр...

Ап-ак кышта яшеллек иленә килеп кергәч һәркем сокланыр иде бәлки. Күп кеше гөл үсми, үстерә алмыйм дип зарланганда, әлеге йортка кибет гөлләре дә бик тиз ияләшеп китә. "Кеше ничек үстерә, без дә шулай үстерәбез инде, - ди Мәгъсүмә апа, һәм кулдандыр инде, дип елмаеп куя. Инде буй җитеп килүче оныклары Илүзә дә булыша, сулар сибешә. Күңеле тулы иман нуры булган, кешеләргә гел яхшылык кына өләшүче Мәгъсүмә апаның өендә гөлләр шиңмәгәнгә аптырый торган түгел, гөлләр дә изгелек сирпелгән мохиттә генә шаулап үсә ала шул.

250

Нет комментариев