Берничә дистә укучыга исәпләнгән мәгариф оешмасы бинасы тулысынча янып беткән.
Вологда өлкәсендә Шебеньгский Погост авылы мәктәбен яшен суккан. Бу хакта “ВКонтакте” социаль челтәрендә төбәк губернаторы Олег Кувшинниковның пабликында хәбәр ителә.
Бу хәл төнлә булган, шуңа күрә мәктәптә беркем дә булмаган — зыян күрүчеләр юк. Берничә дистә укучыга исәпләнгән мәгариф оешмасы бинасы тулысынча янып беткән, дип яза Кызыл таң.
Губернатор, 1 сентябрьдән шушы авылдан өлкән сыйныф укучыларын район үзәге мәктәбенә йөртү өчен транспорт оештырылачак, ә кече яшьтәге мәктәп укучыларын укыту өчен балалар бакчасында бина әзерләнәчәк, дип белдерә.
Фото: activityedu.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Нет комментариев