Кичә Мәскәү шәһәрендәге типография складында янгын чыгып 17 кеше һәлак булган.
Янгын вакытында һәлак булучыларны тану-ачыклау процедурасы бара.
Әлеге котычкыч фаҗигада 17 кеше янып үлүе һәм аларның барысы да Киргизиядән килгән 20-25 яшьтәге хатын-кызлар булуы турында хәбәр ителә. Мәрхүмнәр янган складта законлы рәвештә эшләгән, әмма аларның анда яшәү хокукы булмаган.
Россиянең Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр фаразлавынча, янгын яктырткыч төзек булмау аркасында чыккан.
Нет комментариев