Нарат ауган...кайчан ауган?
Төрлесе

Нарат ауган...кайчан ауган?

Һәр авылның үзенә генә хас аерым билгесе була. Кемдәдер юл читендә матур итеп эшләнгән чишмәсе, я авыл кырындагы күле, я ялгыз агачы дигәндәй. Ә менә Чепья авылының "тамгасы" ярты ауган нарат агачы.

Бу нарат авылны чыгып Пыжмарага таба юл белән тауга менгәндә сул якта кала иде. Ничә дистә еллар буе көчле җилләргә, давыл-бураннарга, яңгырга-карга бирешмичә яшәргә тырышты бу нарат. Ялангач тамырлары белән эре-эре ташларны кочаклап ничек тә яшәргә тырышкан агач янында күпме кеше фотога төште микән? Һәм менә нарат юк!!! Кайчан ауган ул, көзенме, әллә кышынмы? Юлда еш йөрүчеләр бәлки искәргәндер, көнен дә беләләрдер. Бу наратның юкка чыгуын без бик юксындык. Бер дә юкка чыгар кебек тоелмаган иде, бирешкән агач, адәм баласынын да бит язмыш төрле сынаулар белән сыный. Көчле булып, җиңеп чыгучылар бар, бик тиз генә бирешүчеләр дә очрый.

Нет комментариев